Аларның тырышлыгы белән үзәк чыршы янында күп балалар җыела. Бала-чага бик теләп күңел ачуларда катнаша. Ә аларны импровизацияләнгән Кыш бабай куәтләп тора, ул күңелле эстафеталарда, дәртле биюләрдә һәм актив уеннарда башлап йөри.
Матур чыршы янында чираттагы күңел ачу чарасы “яңа ел квесты“ булды. Актив катнашучыларга татлы призлар бирелде. Әмма, кем әйтмешли, делу время – потехе час, балаларга иртәгә инде укырга.
15 гыйнвардан суд приставларына закон тарафыннан бурычлыларны вакытлыча транспрот чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рөхсәт ителә, алар руль артына утыруны тыя алалар. Яңалык алиментлар һәм административ штрафлар буенча 10 мең сумнан артык бурычы җыелган гражданнарга кагыла. Хәбәрләрне алар шәхсән имзаларын куеп алачаклар.
Бурычлының йөртү таныклыгы алынмый, бары “катырылачак“ һәм бурычын түләгәнче ул машина йөртергә тиеш түгел.
“Катырылган“ таныклыклы булып та машина йөртүче гражданнар алардан мәхрүм ителергә мөмкин, ә бу үз чиратында таныклыкны яңадан торгызу өчен ЮХИДИдә имтиханнарны яңадан бирүгә китерә.
Приставлар билгеләгән автомобиль белән идарә итү хокукларын вакытлыча чикләүне бозган өчен КоАП тарафыннан 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елга кадәр йөртү хокукларыннан мәхрүм итү каралган.
Россиянең барлык төбәкләре кебек үк, Татарстан да 2016 елның 1 гыйнварыннан 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз гражданнарны капиталь ремонтка взнос түләүдән азат итү хокукын алды. Закон буенча, 70 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның, I һәм II группа инвалидларның һәм инвалид балалары булган гаиләләрнең 50% компенсация алу мөмкинлеге бар. Закон тарафыннан капремонт буенча ташламалар хезмәт ветераннары, Чернобыль АЭСында аварияне бетерүдә катнашучылар һәм Семипалатинск полигоны хезмәткәрләре өчен каралган. Бу максатларга төбәкләр федераль бюджеттан ярдәм алачак.
Яңа елга 1 нче номерлы әзерлек – Лаешта электр челтәрләрен реконструкцияләү бара.
Район энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен эш ритмында каршылыйлар. Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек көннәре аларда иң киеренке чор. Лаеш һәм районның башка торак пунктлары урамнарында яктыртуны җайга салырга кирәк. Кайдадыр электр челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү таләп ителә, ә төп магистральләр буйлап яңа ел транспарантлары һәм баннерлар урнаштыру зарур.
Лаеш шәһәренең төп чыршысын тантаналы ачу 25 декабрьдә 17 сәгатьтә 26 партъезд урамындагы гадәттәге бәйрәмнәр һәм халык күңел ачулары үткәрү мәйданчыгында булачак. Лаешлыларны һәм шәһәр кунакларын чакырабыз.
Узган 11 айда районда 321 бала туган. Балаларга кушылган иң киң таралган исемнәр – Камилла, Әмир, Самира, Ясминә, Камил, Ратмир, Радмир. Шулай ук сирәк һәм гадәти булмаганнары да бар. Мәсәлән, Айза, Зоряна, Майя.
Шул ук вакыт эчендә үз никахларын 134 пар теркәгән. Аерылышырга һәм яңа тормыш башларга теләк белдерүчеләр - 92. Районның 446 кешесе вафат булган.
Лаеш шәһәре мәдәният йорты балаларны “Новогодняя восточная сказка“ - музыкаль спектакльгә, шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле әйлән-бәйләнгә чакыра. Яңа ел шоуы 27 декабрьдә 11 сәгатьтә, 28 декабрьдә 16 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 150 сум.
Лаешның 1 нче гимназиясе базасында берничә ел дәвамында техник яктан сәләтле гимназистларның “Робототехника“ берләшмәсе эшли. Мәктәптә техник түгәрәкләр барлыкка килү мәктәпләр базасында техник берләшмәләрне үстерү буенча проектларның республика конкурсында җиңгәннән соң мөмкин булды.
Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, 12 декабрьдә Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллинга 74 яшь тулды.
Әлеге югары исемне ул “Арктика“ атом бозваткычының Төньяк полюска эксперименталь рейсын әзерләү һәм тормышка ашырудагы зур хезмәте һәм шунда батырлык һәм геройлык күрсәтүе өчен ала.