Лаеш шәһәре узенең туган көнен билгеләп утте. Безгә 11 яшь!!! Бу узенчәлекле, матур көнне ЗАГС бүлегендә Семенов Евгений белән Миңнуллина Лилиянең, Кузьмин Максим белән Багаутдинова Юлиянең язылышу тантанасы булды.
ЗАГС хезмәткәрләре бу яшь гаиләләрне тәбрикләп аларга гаилә бәхете, тыныч матур тормыш теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алты савым сыер, икесе тиздән бозаулаячак, җиде ана дуңгыз һәм өчесе буаз, тагын үсеп килүче 10 ана дуңгыз, 20 кечкенә дуңгыз баласы, дүрт үгез... Күп балалы Шәйхетдиновлар – Голдыревлар гаиләсенең ярдәмче хуҗалыгында күрергә мөмкин булган хайваннарның тулы булмаган исемлеге бу.