Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм Татарстан ЗАГС идарәсе шундый инициатива белән чыкты. Алар уртак “Для добрых дел от любящих сердец“ хәйрия акциясе уздыралар.
Ирекле ярдәм Лаеш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә кабул ителә, анда акча җыю өчен йөрәк рәвешендәге тартма урнаштырылган. Инде беренче взнослар бар. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк.
Лаеш пенсионерлары Бурцовлар бакчасында быел кабак көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Үлчәмнәр күрсәткәнчә, кайберләренең әйләнәсе ике метрга җитә, ә авырлыгы 25 килограммнан артык. Бакча хуҗалары әле моның соңгы сан булмавына ышаналар.
Административ штрафлар салу турындагы карарны үтәмәү зур проблемаларга китерергә мөмкин.
Административ штраф салыну турындагы карар закон көченә кергән көннән алтмыш көн эчендә ул түләнергә тиеш. Алай эшләмәгәндә бу түләнмәгән суммадан ике тапкыр артык административ штраф салуга китерә, әмма бер мең сумнан ким түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.