ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга
Мәчет ул- изге урын, җыелып намаз уку урыны, дини белем бирү йорты, җаныбызны рухи яктан баету урыны. Мәчетебез авылыбызның күрке булып , эчтән дә, тыштан да күзләребезне  иркәләп торсын өчен, авылыбызда яшәүче һәркем, мөмкин булган кадәр хәер-садакалары, хезмәтләре белән  төзекләндерүдә катнаштылар. Күңелләребездә йөрткән изге ниятләребез тормышка ашса иде, Аллаһның рәхим-шәфкатендәяшәсәк иде.

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Лаешта шушы көннәрдә Габишево, Пролетарская, Крупскаяда урам бәйрәме булды. Урамнарның исемнәренең тарихи тамырлары бар, нигездә анда хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мактаулы һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр яши.

“Эшләүче пенсионерлар бу айда чираттагы өстәмәгә исәп итә алалар.

Аның артуы Россия Пенсия фондының ел саен эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләмен корректировкалау белән бәйле. Иминият пенсияләрен гадәти индексацияләүдән, аларның күләме билгеле процентка артудан, корректировка ясаганда пенсия арту индивидуаль характерда булуы белән аерыла: аның күләме эшләүче пенсионерның хезмәт хакы күләменә генә түгел, аның яшенә дә бәйле. Пенсия фонды корректировканы мөрәҗәгать итми ясый.


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Казан сабантуен оештыручылар аның масштаблы булуы белән аерылып торалар. Быел башкала Сабантуен чит ил кунаклары һәм Евразия җирле хакимиятләре конгрессына килүчеләр катнаша алырлык итеп Су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткән көннәргә күчерделәр.

Үстерелгән уңышны тулысынча җыеп алырга – район игенчеләре бу кызу чорда үзләренә шундый бурыч куйдылар.

“Семиречье“дан Антон Гаврилов уракның беренче көннәреннән үк ярышта җиңәргә өметләнә. Атна ахырына ул 600 тоннадан артык ашлык суктырып алды. Шул ук хуҗалыктан Дмитрий Воеводин һәм Андрей Гаврилов, Александр Ларин, Михаил Айвазян ашлык урып-җыю техникасында эш темпын көннән-көн арттыралар, Кече Елга игенчесе Илгизәр Кадыйров та алардан калышмый.

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены базасында кече туганнарыбыз катнашында мәдәни-танып белү чарасы үтте.
Уважаемы жители Лаишевского муниципального района и г. Лаишево! Исполнительный комитет Лаишевского муниципального района сообщает Вам, что о фактах нарушения законодательства в сфере оборота и реализации алкогольной продукции

Кырларда урып-җыю эшләре бара. Бу чорда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аеруча игътибар белән үтәргә кирәк.

Татарстан- профессионаллар һәм һәвәскәрләргә спорт белән шөгыльләнү өчен башкалада гына түгел һәр районда  шартлар тудырылган үзечәлекле  төбәк. Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү вакытында республикада чын мәгънәсендә спорт бумы башланды. 
Әгәр аны оештыруга энтузиастлар, инициативалы кешеләр керешсә, һәр эш барып чыга, яхшы башлангыч  яки яңа бәйрәм гадәткә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International