ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2015 ел
сишәмбе

Корстон“ мәдәни-күңел ачу комплексында 25 мартта “Ел хәйриячесе“ республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чакырылганнар арасында безнең якташыбыз Юрий Чаплыгин да бар иде.

Кечкенә, ябык, кошчык кебек кенә Әминә ир-егетләр белән бертигез дәрәҗәдә сугышкан. Кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышның барлык авырлыкларын җиңеп чыккан.
Казан универсиадасы ике ел диярлек элек булды, ә бүләкләр бүгенгә кадәр үз геройларын таба. Шушы көннәрдә Лаешның махсус интернат мәктәбе тренер-укытучысы Рамил Каюмов студентлар олимпиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен илебез Президенты Владимир Путин имза салган грамота һәм истәлек медале белән бүләкләнде.

28
март, 2015 ел
шимбә
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан мәктәп укучыларының яңа билгеләре турында SMS-хәбәрләр җибәрүне 30 мартта туктату карары кабул ителгән, бу исә элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәдән үк Алексей Коннов, “Германияне җиңгән өчен“, “Кенигсбергны алган өчен“ һәм башка медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны квартирында кунаклар кабул итүгә әзерләнделәр. 17 мартта Алексей Дмитриевичка 95 яшь тулды.
Районның һөнәри музыкантлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылары язның бу көннәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә үз өлешләрен кертәләр. Алар катнашында район мәдәният йорты сәхнәсендә истәлекле датага багышланган бәйрәм концерты булды.
Людмила Кошенкованың район мәдәният йортында үткән “Алтын куллар“ шәхси иҗат эшләре күргәзмәсе ябылды.
“Кама“ спорт комплексы бассейнында тиз йөрешле лайнерлар, катерлар, моторлы яхталар, көймәләр һәм катамараннар юл салды. Суднолар модельләштерү буенча беренчелектә районның дүрт командасы катнашты. Хәерби, Пәрәү, Комлы Ковали һәм Столбище укучыларына судно модельләренең биш классында көч сынашырга туры килде.
Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән бергә штрафларны явызларча түләмәүчеләрнең квартирлары буйлап рейд үткәрделәр.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген 24 март көнне Атабай авыл җирлеге башлыгы тыл хезмәтчәннәренә, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бүләкләр тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International