ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
20 мартта Имәнкискә урта мәктәбе укучылары Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия шигырь укучылар юбилей конкурсының муниципаль турында осталыкларын сынап кайттылар. Шаймухаметов Айнур, Шаймухаметова Алинә, Хасанзянова Гөлүзә һәм Ханафиева Гүзәлия конкурста уңышлы гына чыгыш ясадылар. «Сез кайсы халыктан?» - дисәләр, Батырлар исемен атадым.» (Рәзил Вәлиев) темасына әлеге конкурс, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Әфәрин, укучылар!

20
март, 2015 ел
җомга
Лаешта гражданнар оборонасы буенча эвакоорганнарның штаб тренировкасы үтте. Анда персоналның, техника һәм җайланмаларның эвакуация чаралары үткәрү өчен әзерлеге күрсәтелде
Якын арада мәктәпләрнең бушлай дәреслекләр белән тәэмин ителешен тикшерәчәкләр. Бу турыда шушы көннәрдә “Бердәм Россия“ үзәк башкарма комитетының селектор киңәшмәсендә сөйләделәр.
ТР икътисад министрлыгы, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Уполномоченный, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы һәм бизнес вәкилләренең узган атнада Лаешта үткән күчмә очрашуында сүз эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында барды.
Яңа ел башында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә йомгак ясау, төп өстенлекләрне исәпкә алып һәм проблемалы бурычларны хәл итеп киләчәккә планнар билгеләү гадәткә кергән
Хәерби фермасы терлекчеләре үз алларына терлекләрне кышлатуның төгәлләү этабында терлекчелек продукциясе җитештерүнең югары планкасын куялар.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Узган шимбә “Адмирал“ сәүдә үзәгендә һәлак булганнар буенча матәм көне дип игълан ителгән иде.
Татарстан Президенты Казанның сәүдә үзәгендәге янгын урынында ашыгыч төстә күчмә киңәшмә үткәрде. Республика лидеры янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә һәм “Адмирал“ сәүдә үзәгендә эшчәнлек алып барган бар эшмәкәрләрне шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә сәүдә урыннары белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде.

“Кама“ спорт-сәламәтләндерү комплексы тренеры Рәис Садыйковта тәрбияләнүчеләр авыл районнары арасында йөзү буенча ТР укучылары Спартакиадасында икенче һәм өченче урыннар алды.


Мартның беренче ункөнлегендә республика сулыкларында снегоходларның боз астына китүенең уннан артык очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International