ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга

Державино төп гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 145 еллык юбилеен билгеләп үтте

1870 елдан 2015 елга кадәр әлеге мәктәп берничә тапкыр исем алыштырган: әле чиркәү-мәхәллә, әле эшче-крестьян яшьләре мәктәбе булган.


6
март, 2015 ел
җомга
5 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм 2015 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты. 
26 февральда республика көллиятләрендә һәм техникумнарында WorldSkills Russia 2015 һөнәри осталык буенча III милли чемпионатның региональ этабы башланды. Хәзерге вакытта республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында 47 белгечлек буенча ярышлар уза. Милли чемпионат финалында катнашучылар 2015 елның апрель аенда Россия Федерациясе округларында узачак ярымфинал нәтиҗәләре буенча билгеле булачак. 

Пәрәү авылы җирлеге " Миләшкәй" балалар бакчасында 8 март халык -ара хатын кызлар көненә багышланган" Һәркемнең әнисе бар" дип исемләнгән утренник булды

2015 елның  5-нче мартында  Галиева Мәрзия Закир  кызына 90 яшь тулды.

Ул  Казан шәһәрендә кызы Язилә тәрбиясендә яши.

Галиева Мәрзия Закир кызын олы юбилее белән котлап Лаеш районының җитәкче урынбасары  Илгизә Тимиршина Назип кызы һәм Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзалия Минбаева Дамир  кызы  бүләк һәм чәчәк  бәйләме белән тәбрикләделәр. Форсаттан файдаланып, Бөек Ватан Сугышы Җинүенә 70 ел тулу уңаеннан, медаль дә  тапшырылды. Мәрзия апа өчен бүгенге көн икеләтә бәйрәм булды: туган көне һәм юбилее уңаеннан медаль алу.Бу аның өчен зур шатлык.

Аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз!


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Чын егетләр“ район спорт бәйрәме үтте.
Җиңү көне алдыннан ветераннарга юбилей медальләре тапшыруны дәвам итәләр. Ирле-хатынлы Лидия Александровна һәм Иван Николаевич Шкудовларны бүләкләргә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев килде.

Җиңүнең 70 еллыгына “Бердәм Россия“ партиясе “Җиңүнең җитмеш йөзе“ фотопроекты үткәрә, аның геройлары Бөек Ватан сугышы ветераннары булачак. Танылган фоторәссам Фәрит Гобәев фотоаппарат белән Татарстанның бар районнары буйлап йөреп, иң куркыныч сугышларның берсендә илебезгә җиңү бүләк иткән геройларны фотога төшерәчәк.


Фашист Германиясен Җиңү көненнән безне 70 ел аерып тора. Канкойгыч сугышта тынычлыкны саклап калган сугышчыларны рәхмәт хисе белән искә алабыз.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Хатын-кызлар - нәфис һәм назлы затлар, - дип өйрәтә безне кечкенәдән классик әдәбият. Шул ук вакытта алар бик төрле һәм чәчәк кебек ачылырга сәләтле. Моны бу юлы Лаешта үткән “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының зона этабы да раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International