ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Бу дөньяда кеше һәрвакыт хәрәкәттә: каядыр ашыга, омтыла, үз-үзенә урын таба алмый. Югыйсә эше дә бар, сау-сәламәт, аягында йөри, күзләре күрә, гаиләсе, балалары бар, ашарга да ни теләсәң – шул... Пенсиясен вакытында китереп торалар. Ә бит никадәр артык ризыгын, яхшы киемнәрен чыгарып атучылар бар, шул ук вакытта “их, бер туйганчы ашасаң иде, матур киемнәр кисәң иде“ диючеләр дә аз түгел. Тормыш дәръясының 2 яры...


Шимбә өмәләре – безгә совет чорыннан калган яхшы гадәт. Авылларда һәм район үзәгендә яшәүчеләр урамнарны һәм йорт яны территорияләрен чиста һәм тәртиптә тоталар. Төзекләндерү – районда үткәрелүче социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләренең берсе.
Дөнья үзгәрә, без яңа технологияләр гасырында яшибез. Лаеш районында җайланмалар гына түгел, бүгенге көндә сорау күп булган программа продуктлары да җитештерәләр.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Имән-Кискә балалар бакчасында 18 февраль көнне рәсем дәресендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсемнәр ясадык. Рәсемнәребезне бәйрәм белән котлап Әтиләребезгә бүләк иттек.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Пәрәү авылы "Миләшкәй" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган утренник узды. Балалар узләренең шигырьләрен  сөйләделәр, җырлар җырладылар, әтиләргә кулдан ясалган рәсемнәрен бүләк иттеләр.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
15 февраль көнне Хәерби мәктәбе бинасында совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуы көне уңаеннан, авылдашыбыз Билалов Илфар Низам улы истәлегенә татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта районның 7 мәктәбеннән 71 көрәшче катнашты. 

Эшчәнлекләре икътисадның тотрыклылыгын, районның муллыгын, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүне тәэмин итүгә юнәлтелгән сәнәгать предприятиеләре җирле казнаны уңышлы тулыландыралар.



16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Сәнәгать зонасының тотрыклы эше киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә.
Комлы Ковалиның иң үзәгендә диярлек урнашкан үрдәк фермасына эләгү бик җиңелдән булмады. Составына журналистлар, телевидение хезмәткәрләре һәм район җитәкчелеге вәкилләре кергән безнең төркемгә инструкция таләпләрен төгәл үтәргә туры килде, беркем дә чыгарылма булмады
Быелдан кышкы чорда машинада җәйге резина белән йөргән өчен штраф салачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International