ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм иң яхшы гамәли эшчәнлекләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы көллият һәм техникум коллективлары арасында студентлар өчен профориентация проектлары конкурсы игълан итә
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегия утырышы РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев һәм ТР Дәүләт советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин катнашында 11 февраль ИТ-паркта узачак.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышының район этабы 7 февральдә була.
Узган атнада Спас районында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында волейбол буенча зона ярышлары булды. Алар ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасына туры китерделәр. Турнирда сигез команда катнашты. Зиннур Шакирҗанов җитәкчелегендәге Лаеш районы коллективы өченче урын алды.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды (Габишево авылы).
Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге нигезендә полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде.
IBM корпорациясе Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, финанс процессларының аутсорсингы буенча үзәк эшчәнлеген башлап җибәрде. Лаеш районының Усады бистәсендә ачылган үзәк ачылышы чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Узган атнада сулыш юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 45%ка арткан. Шул ук вакытта грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш районы территориаль бүлеге.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге бассейн шартларында су белән тернәкләндерү үткәрү өчен “Кама“ спорт-сәламәтләндерү комплексы белән хезмәттәшлекне дәвам итә

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бу шимбәдәягъни 31 гыйнварда, “Казан” агросәнәгать паркында икмәк һәм кондитер әйберләре, шулай ук ярма һәм майонезлар күргәзмәсе һәм аларны сату узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International