ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Кичә ТР Дәүләт Советы депутатларын алдан сайлаулар башланды. Сайлауларның беренче көне сайлаучыларның актив булуын күрсәткән.
Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасыныңҗиденче яңа сезонын җиңүдән башлады. Кичә “Татнефть-арена”да Зиннәтулла Билалетдинов командасы Екатеринбургның “Автомобилист” командасын 3:2 исәбе белән җиңде.
Казанда һәр елны көзен Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Мөмкин кадәр түбәнрәк бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен быел 6 сентябрьдән башлап сатып алырга мөмкин булачак.
“Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын һәм «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 22 мартындагы № УП-156 Указы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән бергәләп республика авылларында яшәүче кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Булачак сайлауларда җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре саклаячак. Татарстан гражданнарының гражданлык җаваплылык дәрәҗәсе югары. Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр хакында алай дип әйтә алмыйбыз
Пенсия Фонды идарәсе район мәктәпләрендә «Пенсия буенча белемне арттыру көне» үткәрә. Әлеге акция кысаларында 5 сентябрьдә Пенсия Фонды идарәсе мөдире Алешина И.А. 1 нче мәктәп укучыларына Пенсия Фондының эше, пенсия турында файдалы мәгълүмат, белем бирде.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 10 сентябрендә сәгать 10 да үзәк китапханә бинасында (Лаеш,Чернышевский урамы, 26) эшсез гражданнар һәм халыкның мәшгуль булмаган өлеше өчен эш урыннары ярминкәсе була. Бу чарада район предприятияләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша. Монда эш табу белән бергә мәшгульлек үзәге бушлай, ел әйләнәсе, тизләтелгән курсларда укыта торган һөнәрләр исемлеге белән дә танышырга була. Теләге булганнар эш урыннары ярминкәсенә  чакырабыз!
Бушлай юридик ярдәм көне пәнҗишәмбе көнне Хәерби һәм Никольский авыл җирлекләрендә үтәчәк.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның  1 июненнән 31 августына кадәр Татарстан Республикасында балаларны мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына комплектацияләү эше башкарылды.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы циркка билетларны электрон рәвештә сатып алып булу турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International