ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Үзәк китапханә зур аңлату эшләре алып бара. Юнәлешләрнең берсе – сайлау хокукы нигезләрен аңлату

Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый. Баштарак аны бөтенләй бетерергә булдылар, тик бу карар каршылыклар тудырды. Хәзер Финанслар министрлыгы яңа тәкъдим ясады: ана капиталын аз керемле гаиләләргә генә бирергә, чөнки алар аннан башка балаларын тәрбияли алмыйлар.

Тик бу тәкъдим шулай ук катгый каршы алынды. Ана капиталының асылы – мохтаҗларга түгел, аналарга ярдәм итү. 

 

14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Районда әлеге сайлауларга әзерлек бара. Сайлау участокларының чикләре билгеләнде.(Карар№) 16 августтан матбугат чараларында агитация башлана.Аерым сәбәпләр аркасында, сайлау көнне участокка килә алмаганда алдан тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен сайлау участогына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Кырларда урып-җыю эшләре бара. Бу чорда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аеруча игътибар белән үтәргә кирәк.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елда Пенсия фондына иминият взносларын түләү салым органнарына бирелә торган отчет документларыннан билгеләнүче керем күләменә бәйле
Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта кичә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте. Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты
12 август көнне Лаеш районының үзешчән сәнгать коллективлары Балык Бистәсенең Олы Солтан авылында концерт куйдылар. Анда Пәрәү, Кече Елга, Нармонка, Габиәево, Имәнкискә авыллары үзешчән сәнгать вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан мәдәният министрлыгы Габишево мәдәни-спорт үзәген һәм Татар Сараланы китапханәсен бүләкләде. 
Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов 14 август көнне 16 дан 18 сәгатькәчә гражданнарны кабул итә
"Автоледи-2014" – узган шимбәдә Лаешта машина йөртү осталыгы буенча район конкурсы шундый исем астында үтте. Аны юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе Лаеш районы бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДКУның Казан филиалы, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлеге халыкта юл-транспорт культурасы формалаштыру максатыннан үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International