ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Җәй – ял һәм сәламәтләнү чоры. Нәкъ шушы айларда янгыннар чыгу очраклары күбәя.  Янгыннар саны саксыз эш итү, бала-чаганың ут белән шаяруы нәтиҗәсендә арта. Ут чыгу куркынычлыгыннан кайгырту җаваплыгы күбрәк җәйге лагерь җитәкчеләренә төшә

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Лаешта яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен Җиңү паркына җыелдылар.

“Җәй, җиләк” диюләр, күпләрне кызыктырса да, җиләк аланлыкларына гомерләрендә аяк та басмаучылар бар. Ләкин әле бу җиләк ашамау дигән сүз түгел! Акча янчыгыңны алып базарга барасың... Ә анда, сатучылар: “Үзебезнең урман җиләкләре! Бигрәк тәмлеләр бит! Алыгыз!”, - дип, болай да хуш исе белән хушны алган, җиләкле савытларын сузалар. 


“Росгосстрах“ җәмгыятенең Лаеш бүлеге менеджерлары клиентка бушлай бүләк рәвешендә үзе белмәгән банк пластик карточкасы алмаган өчен, чөнки ул башка банк клиенты, мәҗбүри дәүләт автоиминиятләү (ОСАГО) полисы бирүдән баш тартканнар. Аның хатыннан өзек һәм белгечләр аңлатмасын бирәбез

20
июнь, 2014 ел
җомга

Комлы Ковалида почта элемтәсе бүлегенең яңа бинасын ачу булды.

Элек ул түбәсеннән су үткән, салкын һәм юеш иске корылмага урнашкан иде. Элекке китапханәдә урын бирәләр, капиталь ремонт ясыйлар, заманча җиһазлар урнаштыралар

Үзйөрешле машиналардан һәм техниканың башка төрләреннән файдалануның иминлеген тәэмин итү максатында, шулай ук кешеләр җәрәхәтләнүен һәм һәлак булу очракларын мөмкин кадәр киметү өчен Гостехнадзор идарәсе Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә 9 нан 30 июньгә кадәр “Трактор-Тагылма“ шартлы исеме астында операция оештыра

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Лаештагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Минута славы“ шоу-программасы булды. Һәр бала үзенең вокал, бию һәм башка иҗат сәләтләрен күрсәтә алды. Бәйгедә катнашучылар чыгышын жюри – тәрбиячеләр һәм әти-әниләр бәяләде

Кичә шәһәр үзәгендә  аккош сыннары барлыкка килде.

Тиздән башка татар әкияте геройлары да барлыкка киләчәк һәм  алар дәүләт учреҗденияләре каршында да булачак.

Лаешның “Бәхетле бәләкәч“ балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ республика конкурсында җиңеп шундый суммага грант отты

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Лаеш районының Усад авылында балалар бакчасының төзелеше дәвам итә. 2014нче елның 1сентябрендә бу бина үзенең ишекләрен ачачак. Столбище авылында урнашкан “Әкият” балалар бакчасының балалары, эшчеләре һәм тәрбиячеләре шунда күчеп киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International