ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Пәрәүдә күп функцияле үзәк ачу булды. Авыл мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пункты бер түбә астына җыелган. Авыл кешеләре бу көнне бәйрәм көткән кебек каршыладылар. Аларның шатлыгын район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Стройком” җәмгыяте җитәкчесе Ленар Григорьев уртаклаштылар.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Халык музыкасын яратучылар район китапханәсендә “Рябинушка” хатын-кызлар вокаль төркеме белән очраштылар. Урта Девятово үзешчән сәнгать артистлары чыгышы мәдәният ветераны Вера Баннова инициативасы буенча һәм мәдәният бүлеге ярдәме белән оештырылды
Бу көннәрдә Лаеш балалар йортында республиканың балалар йортлары директорлары төрле группа инвалидлыклары булган үз тәрбияләнүчеләрен җәмәгать тормышына яраклаштыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Әле бүгенгә призывник дип йөртелгән егетләрне үткән җомгада сәнгать мәктәбенең актлар залына гадәттәге Призывник көненә чакырдылар.

19
октябрь, 2013 ел
шимбә

Буген, 19 нчы октябрьдә 20 сәгать 30 минутта ТЯГ (ТНВ) каналыннан “Җырлыйк әле” тапшыруын күрсәтәчәкләр. Лаеш районыны ң һәвәскәр артистлары Питрәч районы артистлары белән ярышачак. Тапшыру вакытында экранда күрсәтеләчәк телефоннардан шалтыратып безнең артистларга тавыш бирү мөмкинлеге булачак. Артистларның җиңүе турыдан-туры безнең шалтыратуыбызга бәйле. Актив булыйк!

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Ел саен октябрьнен беренче унконлегендэ олкэннэр кэне билгелэп утелэ. Атабай мэдэният йортында бэйрэм хэр ел саен уздырыла. Хэрмэтле элкэннэребезне бу кэнне чэй эстэле белэн каршыладык. Фельдшерыбыз Рания аларны «фито чэй» белэн сыйлады. Залда  «Кэзге нигъмэтлэр» кургэзмэсе оештырылды. Авыл жирлеге башлыгы Люзия Рашитовна  бэйрэмне ачып  элкэннэрне котлады.  Мэктэп укучылары бэйрэмне башлап жибэрделэр, хэр вакыттагыча «Бибинурлылар»  концертны дэвам иттелэр.  Бэйрэм  кунаксыз булмый , авылдашларны котларга Габишево бистэсеннэн Мансур Шэрэфиев  килгэн идее. Ул узенен жырлары белэн бэйрэмгэ ямь эстэде.  Гэрлэп узды  безнен бэйрэм

27
сентябрь, 2013 ел
җомга
“Карагыз, минем күршем нинди күз явын алырлык картиналар чигә”, - дип мөрәҗәгать итте миңа газетабызның бер хезмәткәре. Мин мондый кызыклы кеше белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындыра алмадым һәм икенче көнне үк Алла Сагидиева йортының стеналарын бизәп торган пейзажлар белән хозурландым.
Бүген – тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне.
Бу могҗиза яныннан үтеп китеп тә битараф калу мөмкин түгел. Йортның кабатланмас образын тудыручы барлык детальләр аның хуҗасы – лаешлы Валерий Пимурзинның оста куллары белән ясалган. Пенсиядә буш вакыт күп һәм ул агачка уеп бизәкләр төшерү сәнгатен үзләштерергә уйлый. Нәтиҗәдә яныннан үтеп барганда тукталырга, сокланырга һәм истә калдырырга мәҗбүр итә торган матурлык туа.
Хөрмәтле район халкы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International