Бөтенроссия акциясе илнең барлык төбәкләрендә уза, ул Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы буенча уздырыла. Акциянең максаты - җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштыру.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда республиканың Лаеш муниципаль районында «Лаеш - Чирпы» автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак. Юл эшләрен 8 225 - км 11 275 км участогында үткәрергә планлаштыралар.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгында “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Чарада Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан - ТР урман хуҗалыгы
Быел Су көненең төп темасы - җир асты сулары. Татарстанда якын араларда авыл торак пунктларының хуҗалык-эчәр өчен билгеләнгән су җыю скважиналарын ревизияләү буенча беренче кыр эшләре башланачак. Районнар исемлегендә - Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда республика ведомстволары җитәкчеләре Татарстан халыкларының туган телләрен үстерү буенча башкарылган эшләр һәм планнар турында сөйләделәр.
Илдус Зарипов гражданнарны чираттагы шәхси кабул итте. Авыл хуҗалыгын үстерү, объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
18-20 мартта Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге узды.
2022 елның 15 июненнән 16 июненә кадәр Мәскәүдә күпбалалы гаиләләрнең Бөтенроссия форумы узачак. Проектны оештыручылар - авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды һәм «Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләрен берләштерү» төбәк иҗтимагый оешмасы. 2021 елда Мәскәүдә демографик бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле механизмнарын эзләү өчен «Күпбалалы Россия» беренче Бөтенроссия форумы узды.
30 июньгә кадәр «Белая трость» Халыкара хәйрия фестиваленә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бүген Министрлыкта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашында 2022 елда пассажир навигациясен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Россия Елга Регистрының Югары Елга филиалы, Дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге идарәсенең Идел линиясе бүлеге Казан районы су юллары һәм суднолар йөреше идарәсе