Лаеш районында яшәүчеләрне тарифлар буенча Дәүләт комитеты җитәкчелеге кабул итәчәк.
Район халкының бәяләр һәм тарифлар турындагы сорауларына комитет рәисе урынбасары Сергей Павлов җавап бирәчәк. Кабул итү 3 августта булачак.
8(843)782-52-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.
2021 елда әдәбият өлкәсендә Гавриил Державин исемендәге премия лауреаты исеменә язучы Ольга Ефимовна Иванова лаек булды.
Лаешта Гавриил Романович Державинның туган көненә багышланган традицион «Державин укулары-2021» узды. Танылган дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче һәм бөек язучы 1743 елның 14 июлендә хәзерге Лаеш районы территориясендә туа.
Тантана Лаеш шәһәрендә Державин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Бүген традицион киңәшмәдә су белән тәэмин итү, чүп чыгару һәм кече бизнесны үстерү вәзгыяте турында фикер алыштылар. Ул район Башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә узды.
"Благом дарим" хәйрия фонды авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтә. Фонд район территориясендә Усад авылында урнашкан. Проектның эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Алсу Шәрифуллина сөйләде.
Лаеш районында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында ике сулыкны чистарту эшләре бара. Бүген Державино һәм Никольское авылларында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский булып китте.
9 июльдә ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова Татарстанның Лаеш районы балалар лагерьларына барды. Парламентарий Иске Пристань, Троицкий һәм Орел авылларында «Липки» һәм «Чайка» сәламәтләндерү лагерьларында булды, визит Боровое Матюшино авылында «Волга» яшьләр үзәге белән тәмамланды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон һәм РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Лаеш районында яшәүчеләр белән очрашачаклар.
2021 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә төбәк салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча чираттагы ачык фикер алышуларда салым түләүчеләрнең онлайн-форматында юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, дәүләт теркәвенә алу буенча электрон сервислардагы яңалыкларны карау мөмкинлеге бар.
8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.