ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Көзге изгелек атнасы” ихтыярый акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә безне “Күңел өчен игелеклелек” көтә. Бу көнне Чирпы авыл җирлеге буенча “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы кешеләргә авыл клубында “Чирпышечкалар” ансамбле катнашындагы концерт карауны оештырдылар. Ансамбль башкаруындагы җырлар тамашачыларның күңелен күтәрде.

Район мэдэният йортында Этнэ дэулэт драма театры Туфан Миннуллин эсэре буенча куелган "Мулла" спектаклен курсэтте. 

12 сентябрьдә ислам динендә иң төп бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмне билгеләп үттеләр. “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләрне котларга онытмадылар. Авыл җирлекләрендә бу көнне бәйрәм табыны әзерләнде. Әлеге бәйрәм өлкәннәрнең йөрәгендә үзләре турында кайгыртучан яшьләр турында уңай тәэсир калдырачак.

Бүген Лаеш районы гражданлык актларын теркәү бүлегендә Лаеш шәһәрендә туган 200 бала теркәлде. аның исеме Эмиль. Бәхетле ата Марат  Хафиз улына бүлек хезмәткәрләре истәлекле фотолар өчен фотоальбом бүләк иттеләр.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Каип авылындагы яңа мәчеттә булды. Ул гыйбадәтханәне карап чыкты, халык белән аралашты һәм барысын да Корбан бәйрәме белән котлады.

12 сентябрьдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп узды. Шул хөрмәттән район башлыгы Михаил Афанасьев дин эшлеклеләре белән очрашты, анда район благочинные Федор җитәкчелегендә православ дине әһелләре, мөхтәсиб Рәфкат хәзрәт җитәкчелегендә мәчетләрнең имамнары чакырылган иде.


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

9 сентябрьдә шәһәр халкы һәм кунаклар Собор мәйданында Лаеш шәһәре көнен билгеләп уздылар. Бәйрәм чараларында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Рус торак пункты буларак Лаеш үзенең тарихын 1557 елдан башлаган һәм бүген аңа 459 яшь тулды.

 


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген, Лаеш шәһәре көнендә, Лаеш районының гражданлык актларын теркәү бүлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тантаналы рәвештә 5 гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырды.

Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында Балык Бистәсе районы сәнгать үзешчәннәре катнашындагы концерт узды. Кунакларны район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина сәламләде. Исегезгә төшерәбез, 7 сентябрьдә шундый ук концерт Лаеш районы артистлары катнашында Балык Бистәсендә үткән иде.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хәерби авылында “Туган авылым” бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева барысын да бәйрәм белән котлады, шулай ук авылның үсеше өчен күп көч түккән күп кенә авылдашларны атап китте. Аларга ул Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Мәдәни чараларны авыл клубы һәм китапханәсе әзерләде. Күңелле җырлар яңгырады, шигырьләр укылды, халык биергә генә торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International