Лаеш районында, Казан-Оренбург трассасының 37 нче километрында, бик матур урында Егорьевоның “Лето“ ЧҖҖ теплица хуҗалыгы ачылды. Яшел тәмләткечләрне үлчәүче һәм төрүчеләрне предприятие штатына 2016 ел алдыннан җыя башладылар.
Балалар Кыш бабай исемле тылсымчыдан төрле нәрсә сорыйлар. Кемгәдер көчек кирәк, кемдер планшет турында хыяллана. Әмма менә бу, өлкәннәрчә җитди үтенеч, малайны борчыган авыртудан йөрәкне кыса.
Исәнме, Кыш бабай! Минем исемем Денис Зимин. Миңа җиде яшь. Мин беренче сыйныфта укыйм. Минем әнием, әтием, абыйларым һәм дусларым бар. Минем теләгем мондый: мин Аликның савыгуын телим, тагын ноутбуклы буласым килә. Рәхмәт. Алик - минем абыем. Аңа 18 яшь. Аның башында шеш бар. Мин аны бик яратам. Син аны савыктыр, зинһар, һәм миңа ноутбук бүләк ит. Мин бик тәртипле булачакмын. Рәхмәт. Көтәм.
Татарстанлылар күчемсез милеккә хокукларын электрон төстә терки ала
Лаеш дзюдочылары Татарстан башкаласындагы ярышларда барлык дәрәҗәдәге медальләрне алдылар.
Газета укучылар еш кына кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахованың җавап бирүен үтендек.
Яшел Үзәндә үткән татар-башкорт милли көрәше буенча республика турнирында тренерлар Илнур Гарипов һәм Фәрит Гаязов тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады.
Ярышлар легендар көрәшче, СССРның спорт мастеры Диләр Хәлиловның 70 яшьлегенә багышланган. Аларда республиканың сигез районыннан 150 кеше катнашты. Лаешлы спортчылар үз авырлык категорияләрендә уңышлы төстә алда бардылар.
Хәерби урта мәктәбе укучысы Разил Исхаков икенче урын алды. Габишево мәктәбе укучылары Инсаф Вәлиев, Салават Вәлиев, Михаил Свидетелев бронза призерлар булды.
Иң якын арада элек “Башлангыч дәрәҗә“ программасы буенча укыган пенсионерлар өчен яңадан бушлай компьютер курслары эшли башлаячак.
Махсус алар өчен Пенсия фонды идарәсе Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге белән берлектә “Уңайлы Интернет“ программасы буенча курсларга тыңлаучылар җыя. Укыту программасы 36 сәгатькә исәпләнгән.
Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең видеоконференция режимында үткән йомгаклау утырышында составында алкоголь булган продукция базарындагы хәл карап тикшерелде.
Районыбызның һәр торак пункты – ул үз кешеләре булган бер кечкенә дәүләт. Җирлек советы һәм башкарма комитеты йөзендә җирле хакимият аларның әһәмиятле проблемаларын хәл итәргә тиеш. Әлеге миссиянең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуына без Габишево авыл җирлеге советы сессиясендә булгач инандык.
Узган якшәмбедә Лаеш районына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы “Идел“ яшьләр үзәгендә универсаль спорт комплексы ачылган Боровое Матюшино поселогында булды.