ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Лаеш районында халык депутатлары сессияләре дәвам итә. 2015 елдагы эшләр турында Пәрәү һәм Державино авыл җирлекләре башлыклары отчет бирде. Державинода отчетны район башлыгы Михаил Афанасьев кабул итте. Пәрәүдә гражданнар җыенында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты.

ЗАГС органнарының күчмә коллегиясендә индикатив мониторинг системасында узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә.

Чираттагы халык җыены Татар Саралысы авылында узды. Сессия эшчәнлегендә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина катнашты.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, буген – 27 гыйнварда, урыны белән томан төшүе көтелә, көчсез, әмма тотрыксыз җил исәчәк. Юлларда – бозлавык.

 

Осталарга бай Лаеш җире. Һәм Комлы Ковалида тукталыш ясаган төньяк боланнары моның дәлиле.

 

Гыйнварда кар катламы көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Бу айда район территориясендә яуган явым-төшемнең айлык нормасы инде үтәлгән. Һәм, синоптиклар фаразы буенча, күк канцеляриясе куркыныч метеорологик күренешләрне аз әзерләми әле.

 

 

 

Лаеш үзәк район хастаханәсе райондагы тотрыклы хәл турында хәбәр итә: авыруларның эпидемия бусагасы үтелмәгән, белем бирү учреждениеләрендә карантин игълан ителмәгән.

 

Лаешның яшь боксчылары Казанда үткән үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелегеннән өйгә алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар.

 

“Артек“ халыкара балалар үзәге һәм “Россия почтасы“ балалар хатларының беренче ачык конкурсына старт игълан итә, анда җиңүчеләр “Артек“ка путевка алачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International