ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен өч мең кеше һәлак була һәм 100 меңгә якыны җитди җәрәхәтләр ала. 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Казан көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатын кабул итә. Татарстан башкаласына 35 илдән 400 дән артык көрәшче киләчәк. Ярышлар 20-22 ноябрьдә "Ак Барс" көрәш сараенда уза.
Дөнья чемпионаты оештыру комитетына чит ил командалары арасыннан беренче булып Латвия, Литва, Румыния, Молдова, Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан көрәшчеләре заявка биргән
 

Ел саен үткәрелә торган “Ел студенты” республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Инде унберенче тапкыр уздырыла торган әлеге конкурс Татарстанның яшьләр бренды буларак танылды.

Казан федераль университеты уку йортын халыкара аренада үстерү өчен яңа логотибын раслады.

 

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк

Район мәдәният йортында 10 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.

 

«Кара казучылар» Татарстан табигатенә 100 миллион сумлык зыян салган. Экология министры законсыз карьерларны тикшерде – чираттагы хокук бозу ачыкланды

 

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының көчен югалтуын тану һәм аларны үзгәртү турында»  2015 елның 28 октябрендәге 1149 нчы карары белән контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеген һәм эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләүне мониторинглауга кагылышлы  үзгәрешләр кертелде.

Масса-күләм туберкулинодиагностика – Манту реакциясе балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулезны ачыклауның төп алымы булып тора иде һәм калып тора. Ә бу елдан башлап 8 яшь тулган балаларга Диаскинтест куя башладылар. Ул  организмда актив йогышка гына реакция ясый һәм шуның белән аерыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябренә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International