2025 елның 30-31 августында Казанда 4 нче «Тау фест» Гаилә китап фестивале узачак. Оештыручы — «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды. Оештыруда катнашучысы — B.М. Галиев исемендәге Республика балалар китапханәсе. Р. Миңнуллин.
Чарада Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
СВО катнашучылары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының Округ этабында катнашкан Лаеш районыннан алты вәкил призлы урыннар яулады. Район башлыгы Илдус Зарипов җиңүчеләрне һөнәри осталыкларын һәм рухи көчләрен билгеләп, котлады.
Хәйрия акциясе Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә һәм районнарында дүртенче мәртәбә уза.
Лаеш районы 2024 елда 50 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп иткән — бу үткән ел белән чагыштырганда 155% ка күбрәк. Капитал салулар күләме буенча муниципалитет Татарстанда 6 нчы урында тора.
Иске Пристань авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланган. Объект «Чемпион» спорт комплексы артында урнашкан, адресы: җитештерү ур., 1а.
Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат тәмамланды. Лаеш районының алты вәкиле призлы урыннарны яулады һәм көзен Мәскәүгә милли финалга барачак.
25 Октябрь исемендәге совхоз бистәсендә Почта урамы, 2, Үзәк урам, 7 һәм Мәктәп урамы, 15 адреслары буенча ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнде. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында биредә уен мәйданчыгы, яңа эскәмияләр, урналар, асфальт юллар һәм яктырту системасы барлыкка килде.
Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары «Пиранья» командасы составында Оренбургта «Зарница 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының округ этабында көмеш медаль яуладылар. Хәзер егетләрне сентябрьдә герой-шәһәр Волгоградта финал көтә.
Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде.