• 23 Май 2017 г.

    "Умелых рук творение" осталык сәгате.

    Сокуры авылы китапханәсендә социаль хезмәткәрләр, ветераннар советы рәисе белән берлектәчара оештырылды. “Умелых рук творение" осталык сәгате экология елына багышланган иде. "Ветеран" и "Хозяюшка" клубы әгъзалары табигый материаллардан эшләнмәләр ясадылар. Китапханәче "Рукам-работа, душе-радость"  китап күргәзмәсе һәм чарада катнашучылар эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә оештырган.
  • 17 Май 2017 г.

    Җиңүчеләрне бүләкләү булды

    17 майда, халыкара музейлар көне алдыннан, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Моя семейная реликвия» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Катнашучылар "Исчезнувшие села. История. Память..." күргәзмәсе белән таныштылар, аларга су баскан зонада калган авыллар тарихы турында сөйләүче ролик күрсәтелде. Буклетны тәкъдир итү булды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният учреждениеләренең иң яхшы проектларын яклау Гранты кысаларында оештырылды.  
  • 17 Май 2017 г.

    Рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар

    Бүген Лаеш интернат мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Особенности реализации адаптированных программ для детей с ограниченными возможностями здоровья» темасына семинары үтте.  
  • 16 Май 2017 г.

    “Һәр нәрсәнең башы – Туган йорт”

    Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Һәр нәрсәнең башы – Туган йорт” социомәдәни чара үтте. Үзәк белгечләре бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Балалар белән әти-әниләр конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар, күп уңай тәэсирләр алдылар.  

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Май 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31     


Хезмәтләр Барлык хезмәтләр

Хисапларны түләү

Коммуналь түләүләр, элемтә, интернет, ТВ

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования