Тарих

Лаеш муниципаль районы​

     Лаеш муниципаль районы – Татарстан Республикасы составында, территория зурлыгы буенча, бишенче административ берәмлек. Районның мәйданы 2074 кв. км тәшкил итә. Ул Кама алды территориясенең көньяк-көнбатыш өлешендә, Татарстан Республикасының ике зур елгасы кушылган урында (Идел елгасының сулъяк ярында һәм Кама елгасының уң як ярында) урнашкан).1927 елның 14 нче февралендә Бөтен Союз Үзәк Башкарма комитеты (ВЦИК) карары нигезендә, Татарстан Республикасында, тәҗрибә рәвешендә, 10 район оештырыла, ул исемлеккә Лаеш районы да керә. Район үзәге булган  Лаеш шәһәре Кама елгасының уң ярында, аның Идел елгасына койган җиреннән ерак түгел, Казаннан 62 км ераклыкта  көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Элек  Лаеш шәһәре  Идел - Болгар дәүләтенең бер шәһәре булган. 1557 елда, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, рус җирлеге буларак, Иван IV Лаеш шәһәр кирмәнен төзергә фәрман кыла. Хәзерге вакытта Лаеш  районында халык саны  43835 кеше тәшкил итә, шуларның 56%ы - рус, 41%ы - татар, 3%ы - башка милләт вәкилләре. Районда төрле милләт вәкилләре яши. Район составына 23 авыл һәм бер шәһәр җирлеге керә.

 

Тарихи белешмәләр.

X ел - хәзерге Лаеш шәһәре территориясенә кергән Чакма авылы җирлеге.

Апрель,1557 ел - Кама елгасын кичкәндә нугай кабиләләре һөҗүменнән сакланып калу өчен, Казан воеводасы П.И. Шуйский ныгытмалар төзи.

1609 ел - Казан сарае приказына буйсынган шәһәрләр арасында Лаеш шәһәредә телгә алына.

1650 нче еллар - Лаеш хәрби әһәмиятен югалта, хезмәттәге кешеләрнең төп өлеше Кама аръягы ныгытмаларына күчерелә.

1708 ел - Лаеш Казан губернасының шәһәр яны исемлегенә кертелә.

Май-июнь, 1770-1914 еллар – атаклы Лаеш тимер-томыр ярминкәсе

1780 ел - Екатерина II указы буенча, Лаеш  өяз   статусын ала, ә шәһәр, өязнең үзәге итеп билгеләнә.

1781 ел- Лаеш шәһәр гербы барлыкка килә.

22 май, 1817 ел – өяз училещесы ачыла.

1867 ел – Россия империясендә беренче тапкыр ясалма сода эшләнә.

1895 ел - шәһәр халкы  5380 кеше тәшкил итә.

1910 ел - түбән һөнәр белем бирү училищесын ачу.

1920 - 1927 еллар - Лаеш кантоны оештырыла.

1926 ел - шәһәр статусын бетерү.

1927 ел - үзәге Лаеш авылы булган Лаеш районы төзелү.

1950 ел - Лаешка шәһәр тибындагы поселок статусы бирелү.

1955-1957 еллар –Куйбышев сусаклыгычы оештырылу.

1963 ел - Лаеш штп. Питрәч районы составына кертелә.

1965 ел - Лаеш районын бүгенге көн чикләрендә торгызу.

1990 ел - Лаеш Россия Федерациясенең тарихи шәһәрләр исемлегенә кертелә.

9 сентябрь, 2004 ел - шәһәр статусы кайтарылу.

26 март, 2015 ел - ТР Министрлар Кабинетының 188 нче карары белән Лаеш тарихи җирлек статусына кертелә.

2017 ел - Лаеш шәһәренең 460 еллыгын бәйрәм итү.

Шәһәр тарихы.

     Лаешка X гасыр ахыры - XI гасыр башында болгарлар тарафыннан нигез салына. "Лаеш" исеме - Аксак (Хромой) Тимур тар-мар ителгәннән соң, Лаеш картның Болгар шәһәреннән күчүе турында  риваятьттә чагыла.XX гасыр башына Лаешта хатын-кызлар гимназиясе, өяз училищесы, китапханә, вак кредит ширкәтләре, почта-телеграф станцияләре, телефон, 40 койкага исәпләнгән өяз хастаханәсе, даруханә, ветеринария амбулаториясе, 2 богадельня (картлар йорты), 4 зур булмаган завод (поташ, май сугу, солод, шәраб ясау), 4 кибет, 4 тегермән, 5 сыра лавкасы,1  шәраб сату лавкасы  һәм 30 вак лавка, 2 чәй йорты, трактир, ярма яру лавкасы, пәнҗешәмбе көннәрендә базарлар, волость идарәсе,  төрмә һәм Троица хатын-кызлар монастыре  эшләгән. Ел саен, 1770 елда 1914 елга кадәр,  Лаешта тимер –томыр ярминкәсе оештырылган, аның аша тимер-томыр, икмәк, чәй һәм урман үткән. Лаешны “Тимер шәһәр” дип йөрткәннәр

1557 елгы ныгытма.

     Лаеш шәһәре, рус җирлеге буларак, үз хисабын 1557 елдан Лаеш кирмәненнән (ныгытма) алып бара.  Аның төзелешен нугай кабиләләре  һөҗүменнән Кама аша күчерүне саклау өчен Казан воеводасы князь П. И. Шуйский оештырган. Анда  хәрбиләр  яши, соңрак һөнәрчеләр дә барлыкка килә. Шәһәр ныгытылган кирмәннән  гыйбарәт, дивар эчендә ике агач чиркәү була:берсе кышкы, икенчесе җәйге.. Кама аръягы  корылышыннан (Закамская засечная черта,1650-нче еллар)  соң, шәһәр хәрби статус әһәмиятен югалта.

Державин.

     Лаеш районын  Державин ягы үзәге дип атыйлар, чөнки Сокуры утарында   шагыйрь туган һәм балачак елларын үткәргән. Державин исемен Лаешта төп мәйдан, туган якны өйрәнү музее, Сокуры урта мәктәбе, республиканың Державин исемендәге премиясе, халыкара  Державин укулары  һәм Бөтенроссия әдәби фестивале йөртә. Һәр елны Лаешта   Г.Р. Державинның туган көненә багышланган, Бөтенроссия шигырь фестивале үткәрелә.

Соңгы яңарту: 21 гыйнвар 2020, 14:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования