Районнын геральдикасы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ ГЕРБЫ

« Зәңгәрсу  кырлыкта,   аска таба очлаеп тәмамланган көмеш дулкын өстендә ишкәксез һәм җилкәнсез, мачтасында вымпел белән, төялгән капланылган  яссы төпле  алтын судно. Аның астында бер берсенә карап торган куе кызыл балыклар».

Лаеш муниципаль районы гербы Казан губерниясенең Лаеш өяз шәһәренең, 1781 елның 18 октябрендә(иске стиль буенча)  югарыдан расланган,  тарихи гербы нигезендә эшләнгән. Тарихи гербның чын тасвирламасы турында шулай әйтелә: “Щитның өске өлешендә Казан гербы. Аскы өлешендә зәңгәрсу кырлыкта , юлга чыгарга әзер,  струг дип аталган зур судно ясалган, чөнки бу шәһәрдә  иң зур пристань урнашкан”.

Аста сурәтләнгән ике балык районда элек-электән килгән балык промыселын символлаштыра. Район чикләренең бик зур өлеше хәзер Куйбышев сусаклагычы яры буйлап уза, монда ук Мишә һәм Брысса елгалары да ага.

Балык - зирәклекнең һәм муллыкның традицион символы.

Герб композициясе районда тарихи дәвамлылыкны күрсәтә; шул ук вакытта балыклар сурәте муниципаль район гербын шәһәр гербыннан аерырга мөмкинлек бирә.

Алтын - уңыш, байлык, тотрыклылык, акылны хөрмәт итү символы.

Көмеш - чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы

Лазурь (зәңгәр, зәңгәрсу) – намуслык, рухи омтылышлар символы; бу төс муниципаль район гербында шулай ук Куйбышев сусаклагычының су киңлекләрен символлаштыра.

Кызыл (куе кызыл) төс - хезмәт, батырлык, көч, мәхәббәт һәм матурлык символы.


Герб Лаеш муниципаль районының 2005 елның 8 декабрендәге 14 номерлы вәкиллекле органы карары белән расланды. Россия Федерациясенең 2130 нчы номерлы Дәүләт геральдия регистрына кертелде.

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ ФЛАГЫ

"Лаеш муниципаль районы флагы киңлеге озынлыгына карата 2: 3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул горизонталь буенча тигез булмаган ике буйга  бүленгән – зәңгәр (тукыма киңлегенең 7/10 өлешен ала) һәм ак; уртасында йөзүче сары төстәге яссы төпле судно(струг), аның астында – бер берсенә караган кызыл төстә ике балык". Лаеш муниципаль районы флагы, Казан губерниясенең Лаеш өяз шәһәренең, 1781 елның 18 октябрендә(иске стиль буенча)  югарыдан расланган  тарихи гербы нигезендә ясалган гербны исәпкә алып эшләнгән. Тарихи гербның чын тасвирламасы турында шулай әйтелә: “Щитның өске өлешендә Казан гербы. Аскы өлешендә зәңгәрсу кырлыкта , юлга чыгарга әзер,  струг дип аталган зур судно ясалган, чөнки бу шәһәрдә  иң зур пристань урнашкан”.

Балык - зирәклекнең һәм муллыкның традицион символы.

Флаг композициясе районда тарихи дәвамлылыкны күрсәтә; шул ук вакытта балыклар сурәте муниципаль район флагын шәһәр флагыннан аерырга мөмкинлек бирә.

Сары төс (алтын) - уңыш, байлык, тотрыклылык, акылны хөрмәт итү символы.

Ак төс (көмеш) – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Зәңгәр төс – намуслык, вөҗданлык, рухи омтылышлар символы; бу төс муниципаль район флагында, шулай ук, Куйбышев сусаклагычының су киңлекләрен символлаштыра.

Кызыл төс - хезмәт, батырлык, көч, мәхәббәт һәм матурлык символы.

Флаг Лаеш муниципаль районының 2005 елның 8 декабрендәге 14 номерлы вәкиллекле органы карары белән расланды. Россия Федерациясенең 2131 нче номерлы Дәүләт геральдия регистрына кертелде.

Соңгы яңарту: 2022 елның 18 мае, 16:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International