Үз эшләнмәләрен төрле техника: декупаж, үрү, аппликация ярдәмендә иҗат итү процессында алар юк-бар нәрсәдән: иске газеталар, ярмалар, орлыклар һәм кипкән чәчәкләрдән уникаль әйберләр ясаганнар.
Алга таба Халыкара пешекче көне турында сөйләделәр. Ул бар дөньядагы кебек, Россиядә дә 20 октябрьдә билгеләп үтелә. Алып баручылар әлеге татлы бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, бәйрәм табыны өчен иң яхшы ризыклар рецептлары хакында мәгълүмат бирделәр, чөнки бәйрәм сыйлардан башка була алмый. Кулинария буенча китаплар һәм журналлар күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда рецептларның универсаль җыелмасы тәкъдим ителгән – кабымлыклардан алып яңа эшли башлаучы һәм тәҗрибәле кулинарлар өчен сайлап алынганнарына кадәр.