Лаеш шәһәренә КВНның татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев килде

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген Лаеш шәһәренә эш визиты белән КВНның татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев @agdeev килде. Аның белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов очрашты. Яклар Лаеш районында КВНны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рамил Агдеев Татарстанда Тапкырлар һәм Зирәкләр Клубы Чемпионаты үткәреләчәген һәм аның муниципалитетлардан башланачагын хәбәр итте. “Без иң яхшы юмористлар командаларын эзләп күп кенә районнарда булдык, аларда муниципаль дәрәҗәдәге чемпоинатлар үткәрдек. Җиңүчеләр зона турларында катнашачак, аннан соң ярышлар республика дәрәҗәсендә узачак. Лаеш районында да КВН хәрәкәте белән кызыксынган һәм үз күнекмәләрен гамәлгә ашырырга әзер булган сәләтле яшьләр бардыр, дип ышанам”, - диде Рамил Агдеев. Аның сүзләре буенча, тәҗрибәле юмористлар Лаешта командаларны өйрәтү буенча осталык сәгате үткәрергә әзер, аннан соң алар үзара ярышачаклар.

Андрей Карсалов безнең районның талантларга бай булуын билгеләде, шул исәптән юмор юнәлешендә дә. “Безгә әлеге хәрәкәт кызыклы, өстәвенә берничә ел элек ул бездә эшләп килә иде. Без инициативаны тулысынча яклыйбыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез”, дип өстәде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. Очрашуда шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Дмитрий Окунев һәм мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев та катнашты.

Кадерле дуслар! Сезнең КВНчылар рәтенә кушылу, ораторлык һәм актерлык осталыгы буенча тәҗрибә туплау, үзегездә юморист талантын үстерү мөмкинлегегез бар. Рәхим итегез, юл ачык!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International