Лаешта киберспорт буенча республика ярышларының зона этаплары үтәчәк

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Россия компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге рәисе Артур Рәхимҗанов белән очрашты.

Алар Лаеш шәһәрендә  Татарстанның "ARTCORE" 2017-2018 (КЛТ ARTCORE 2017-2018 еллар) киберспортның зона этабын әзерләү һәм үткәрүнең төп мәсьәләләрен карап тикшерделәр.

Барлыгы дүрт зона этабы һәм онлайн сайлап алу турлары булачак, аларның һәркайсында һәр дисциплинада 8 квота уйнатылачак.

Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм Россия компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге рәисе Артур Рәхимҗанов хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

КЛТ 2017-2018нең оештыручысы һәм иганәчесе - ARTCORE | CYBERSPORT. 

Киберспорт – ул кыска сессияле тамашалы һәм динамик компьютер уеннары буенча ярышлар. Киберспорт буенча ярышлар бөтен дөнья буйлап үткәрелә, шул исәптән Россиядә дә. Россия киберспортны спортның рәсми төре буларак таныган беренче ил булды. Казан шәһәрендәге "ARTCORE" – Идел буенда иң эре киберспорт үзәге. Ай саен киберүзәккә 10 меңнән артык уникаль кулланучы керә. Аларның 89,7%ы 18 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр һәм бары 10,3%ы гына балигъ булмаган яшьтәге компьютер уеннарын яратучылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International