Сочида балалар иҗатының «Кинотаврик 17» XVII Халыкара фестивале тәмамланды. 600 катнашучы Сочи шәһәренең Кышкы театры сәхнәсендә үз иҗатларын күрсәтте. Фестиваль эшендә Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Пермь, Самара, Красноярск, Ханты-Мансийск, Сочи балалары катнашты. Татарстан Республикасы данын форумда Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчесе Арианна Литовченко яклады. Балалар үз талантларын берничә юнәлештә күрсәтә алды: хореография, вокал, театр сәнгате, нәфис сүз, мода театры, кинодебют, оригиналь жанр. Жюри Арианна талантын лаеклы бәя бирде һәм аңа фестивальнең махсус призын тапшырды.