«Акыллы китаплар»

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Лаеш районы китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен китап патшалыгы дөньясына ишек ачтылар.

Китаплар нинди буда: акыллы, танып белү, балалар өчен, картиналар белән һәм аларсыз – Ирина Файзуллина болар һәм башкалар турында күп нәрсәләр сөйләде. Балаларга китап барлыкка килү тарихы, аңа нигез салучылар турында фильм күрсәтелде. Балалар алып баручы сорауларына зур мавыгу белән җавап биреп кенә калмадылар, үзләре дә сорау бирделәр: Китапханәгә ничек язылырга була? Китапларны электрон төстә алырга буламы?

Әлеге чара Инвалидлар ункөнлеге һәм «Читальный зал в сенсорной комнате» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International