Пенсия грамоталылыгы көне

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

2017 елның 18 декабрендә укучы яшьләр арасында пенсия грамоталылыгын күтәрү буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе үткәрү кысаларында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина Никольский, Нармонка һәм Хәерби мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен тематик дәресләр үткәрде.

Укучыларга слайдлар күрсәтү белән бергә аңлаешлы итеп Пенсия фондының ТР бүлеге һәм Пенсия фондының район идарәсе эшчәнлеге, мәҗбүри пенсия иминияте һәм пенсия законнарын камилләштерү турында мәгълүмат бирелде. Ирина Алешина ни өчен “ак” хезмәт хакы” алуның мөһимлеген һәм үзеңнең булачак пенсияңне ничек арттырырга мөмкин икәнлеген сөйләде. Дәрестә «Все о  будущей пенсии для учебы и жизни» методик пособиесен һәм яңа «Школьникам о пенсии» сайтын тәкъдир итү булды.

Очрашу азагында яшь кешеләр үзләрен кызыксындырган бар сорауларга җаваплар, шулай ук пенсия тематикасы буенча брошюралар һәм буклетлар алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International