Составына Лаеш районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов булган команда Урал тайгасы буйлап 134 км озын юл үтте. Шул ук вакытта флаг төбәкнең Б.Иремель (Урал тау түбәләренең иң зур һәм матурларының берсе), М.Иремель, Нургуш (Чиләбе өлкәсенең иң биек ноктасы), Зюраткуль тавы кебек иң мөһим тау түбәләренең берсенә күтәрелергә өлгерде. Бар маршрут дәвамында искиткеч һава торышы һәм 30 градус салкын торды. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтты. Таулар аларны “үзләренеке” итеп кабул итте, ә Яңа елны егетләр бик шәп каршы алдылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте