Лаеш районы Олы Кабан авылында “Чаңгы юллары-2018” булды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Лаеш районы Олы Кабан авылында “Чаңгы юллары-2018” спорт бәйрәме булды. Анда 126 чаңгычы катнашты, төрле яшь категорияләрендә 8 ярыш булды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча, 24 призлы урын билгеләнде. Иң яшь катнашучыга 8 яшь, иң  - 80 иде. Чарага 300дән артык кеше килде. Шулай ук барлык теләге булганнар өчен кыр кухнясы оештырылган, анда спортчыларга да, бәйрәм кунакларына да итле карабодай боткасы һәм кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә бүләкләрне Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы Николай Бызин тапшырды. Бу ярыш “Чаңгы юллары-2018” ярышларының җирле этабы булды, иң яхшы чаңгычылар ярышларга Лаеш шәһәренә барачак.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International