Комлы Ковали авылында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләренә кабул итүгә эләгә алдылар. Халык кабул итүне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт Советы, Конституцион суд аппаратлары; ТР Президентының дәүләт-хокукый идарәсе һәм муниципаль берәмлекләр Советы вәкилләре алып барды.
Гражданнарның күп сораулары җир һәм милек мөнәсәбәтләре, төзелеш һәм ТХК, мәгариф һәм фән, хезмәт һәм социаль яклау, юстиция өлкәләре министрлыклары белгечләренә караган иде. Нотариаль һәм Адвокатлар палаталары, Россия юристлар Ассоциациясе, ФСХ һәм ПФР идарәләре вәкилләре мөрәҗәгать итүчеләргә актив төстә консультация бирделәр.
Белгечләр проблема чишелешен аңлаттылар яки каралучы мәсьәләнең конкрет нинди компания компетенциясендә булуын күрсәттеләр.