“Картиналар һәм мисалларда яхшы гадәтләр”

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Орел авылы китапханәсендә «Хорошие манеры в картинках и примерах» этикет дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар этикет тарихы һәм әлеге сүзнең нәрсә аңлатуы турында белделәр, этикетның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәче һәрбер өлкән һәм кечкенә кешегә бары укый, яза, саный белү генә җитмәве турында сөйләде. Үзеңне төрле тормыш хәлләрендә дөрес һәм лаеклы тота белү бик мөһим. Аннан соң «Волшебные слова» викторинасы үткәрелде, анда транспортта, табын артында, телефоннан сөйләшкәндә һәм башка хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәреңне күрсәтергә кирәк иде. Балалар С.Я.Маршак,  И.Пивоварова һәм  Б.Заходерның тәрбиялелек турындагы шигырьләрен укыдылар. Китапханәдә «Хорошие манеры» стенды ясалган иде.

Фото авторы Садриева Ф.В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International