Лаеш районы – Татарстан муниципалитетлары үсеше рейтингы лидеры

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

«Реальное время» интернет-басманың аналитика хезмәте 2017 елның 9 ае өчен Татарстан муниципалитетлары үсеше рейтингын төзегән. Аны, элеккечә үк, Лаеш районы әйдәп бара. Чагыштырала торган 10 күрсәткечнең барысы буенча күрсәткечләрне кушканнан соң ул 367 балл алган. Чагыштыру өчен: рейтинг аутсайдеры 103 балл җыйган, ә 20-25 нче урыннарда урнашкан районнар 216 дан 201 гә кадәр балл алганнар.

«Реальное время» язганча, Лаеш районы максималь баллны (45) эшсезлек дәрәҗәсе түбән булганга алган – ул барлык эшкә сәләтле халыкның 0,16%ын тәшкил итә. Шулай ук районның уртача айлык хезмәт хакы, торак тапшыру күләме, сатылган товарлар һәм сәнагать динамикасы буенча күрсәткечләре яхшы (гыйнвар-сентябрьдә үсеш 45% диярлек тәшкил иткән). Исегезгә төшерәбез, Лаеш районы территориясендә “Казан” халыкара аэропорты урнашкан. Шушы ук районда Ozon.ru склад комплексы һәм “Нәфис” җитештерү төркеме бар. Бераз кимрәк баллны (37) район бюджет тәэмин ителеше һәм төп капиталга инвестицияләр күрсәткечләре буенча алган. («Реальное время» интернет-басмасына ссылка: https://m.realnoevremya.ru/analytics/87569-reyting-razvitiya-rayonov-rt-za-9-mesyacev-2017-goda).

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International