Лаеш районында 6 мең баш мөгезле эре терлеккә терлекчелек комплексы булдырыла

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Просто молоко Агро” ЧҖҖ генераль директоры Гомәр Закиров белән очрашты. Әңгәмәнең темасы Кече Елга авылында «Кремонини групп» итальян компаниясе проекты буенча мөгезле эре яшь терлек симертү буенча 6 мең башка заманча җитештерү тәзелеше булды. Киңәшмәдә шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин һәм районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов катнашты.

Проект бюджеты 700 миллион сум күләмендә планлаштырылган, инвесторлар -  «Оренбиф» компаниясе һәм «Просто молоко Агро» ЧҖҖ. Шул ук вакытта терлек симертү өчен терлек азыгы үстерү «Просто молоко Агро» агрофирмасы көчләре белән башкарылачак. Проектны тормышка ашыра башлау 2018 елның III кварталына планлаштырылган.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International