Узган ялларда Алексеевск районында 2008 елгы һәм яшьрәк, 2004-2007, 2003-2000 елгы өч яшь категориясе буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабы (үзәк лига) булды.
Ярышларда барлыгы 100дән артык спортчы катнашты. Лаеш районы командасы 2009-2003 елгы 19 катнашучыдан (тренер Джеджула Р.А.) тора иде. Комлы Ковали мәктәбе укучысы Гусева Елизавета медаль зонасына эләкте, ул 2007-2004 ел категориясендә 1 урын алды.