13 февральдән 18енә кадәр 15 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты һәм Европа беренчелеге үтә.
Мондый масштаблы һәм гаять зур чарага бару бәхете КДЮСШ ның бадминтон буенча тренеры Джеджула Роман тәрбияләнүчеләренә эләкте. Европа чемпионнары исеме өчен яхшыларның иң яхшылары көрәште. Командалар составына Европа һәм дөньяның бадминтон йолдызлары, Европа чемпионатлары, дөнья супертурнирлары җиңүчеләре һәм призерлары керә.
Фотографиядә балалар белән бадминтон буенча берничә тапкыр Россия чемпионы Мальков Владимир.