Лаешта Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Лаеш шәһәре мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Советлар Союзы Герое, Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецов катнашты. Район мәдәният йорты фойесында аларны “яшьармиячеләр” һәм мәктәпләрнең кадет сыйныфлары укучылары каршы алды. Алар кунакларны сәламләделәр, аннан соң барысы да тамаша залына керделәр.

Михаил Афанасьев үз чыгышында билгеләгәнчә, 23 февраль – бөтенхалык бәйрәме, ул безнең ата-бабаларыбызның яхшы традицияләренә, фидакарь төстә Ватаныбызга хезмәт итүгә тирән хөрмәтне символлаштыра. Шунысы да игътибарга лаек: без бүген Россия Федерациясе Кораллы көчләренең башлангычы булган Эшче-крестьян Кызыл армиясе оешуның 100 еллыгын да билгеләп үтәбез.

“Без үзебезнең дәүләтебез белән горурланабыз, безнең армиябез иң көчлесе һәм коралларыбыз иң яхшы, ә солдатларыбызбатыр һәм көчле рухлы. Атабай авылында җирләнгән Россия Герое Марат Әхмәтшин шулдыйларның берсе иде. Ветераннарны, хәрби хезмәттәгеләрне һәм барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, көчле рух, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим!”, - диде район башлыгы.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов сүзләре буенча, бүген Россия көчле держава булып тора, аның белән санлашалар һәм куркыбрак торалар.Бу күп яктан безнең көчле армиябез аркасында.

Алга таба район башлыгы Михаил Афанасьев бүләкләр тапшырды, шул исәптән Лаеш районының Instagramдагы рәсми аккаунтында Мегаконкурста җиңүчеләргә дә. Аннан соң бәйрәм матур концерт белән дәвам итте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International