“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хөзмәткәре Хәсәнова Гөлсинә үз карамагындагылар белән эштә иннавацион техналогияләр кулланудан туктамый. Өлкән яшьтә дә активлыкны саклау мәсьәләсе актуаль булып кала һәм моның өчен гади физик күнегүләр дә җитә. Үзе хөзмәт күрсәтүче ханым белән ул велотренажер куллана башлаган, бу кирәкле физик авырлык бирә һәм үзеңне формада тотарга ярдәм итә.
Тренажер мускуллардагы авыртуны киметү һәм гәүдәне тулысынча эшләтү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә аның карамагындагылар өчен әлеге вариант шактый кызыклы һәм файдалы булып тора.