Лаеш голболчылары Россия спорт мастерлыгына кандидат исеме алдылар

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Лаеш техник-икътисад техникумында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында голбол буенча ТР Беренчелеге булды. Анда Татарстанның 8 районыннан спортчылар җыелды. Аларны Лаеш районы башлыгы Татьяна Борһанова, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм ТР инвалидларының спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина сәламләде.

Әлеге республика ярышлары барышында Фәридә Сафиуллина лаешлы биш голболчыга “Россия спорт мастерлыгына кандидат” исеменә таныклыклар тапшырды. Бүләкләнгәннәр арасында Артем Швецов, Александр Кашкаров, Анастасия Кузьмина, Алена Коренкова, Эльвина Сөләйманова бар. Спортчылар белән голбол буенча ТРның төп тренеры Рамил Каюмов шөгыльләнә.

Ярышлар йомгаклары буенча егетләр белән кызлар арасында да, ирләр белән хатын-кызлар арасында да 1 урыннар лаешлыларда.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International