Язгы каникул көннәрендә Орел авылы китапханәсендә Г.Тукай әкиятләре буенча әдәҗи сәгать үткәрелде. Аның искиткеч әкиятләрен укучыларның күп буыннары яратты, чөнки алар Г.Тукай иҗатында үзенчәлекле урын алып торалар. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннан соң яшь укучылар “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык турында әкият”ләрдән өзекләр укыдылар. Соңракукыганнар турында фикер алышу булды, анда балалар шагыйрьнең әкиятләре кешеләрне яхшылыкка, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә, дөреслекке, тыңлаучанлыкка, шулай ук тапкырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтүе турында сөйләштеләр. Соңыннан балалар “Г.Тукайның әкияти дөньясы” дигән әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара Г.Тукайның ”Кәҗә белән сарык турында әкият”енә инсценировка белән тәмамланды.