Лаеш районы Мәскәүнең өлкә Сабантуй бәйрәмендә Татарстан Республикасын тәкъдим итте

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Мәскәүнең төп өлкә татар милли бәйрәме Сабантуйның абсолют батыры булып Мәскәүдән Илдар Билалетдинов калды. Бүген Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад шәһәренең «Скитские пруды» паркында Сабантуй үтте. Татарстан Республикасын анда Лаеш районы тәкъдим итте. Бәйрәмдә ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы башлыгы урынбасары Дмитрий Акулов, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Мөхәммәтьяров, “Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Мөхтәсәров, Щелково шәһәре башлыгы Рушан Мәхмүтов катнашты.

Мәскәү астында яшәүчеләргә һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте. Ул Мәскәү өлкәсе халкының 10%ын татарлар тәшкил итүен, безнең күпмилләтле илебездә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеген, ә моның үз эченә барлык милләтләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүне алуын билгеләде. “Безнең Мәскәү өлкәсе белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Узган ел Лаеш районы Коломна районында Сабантуй оештырды, ә бүген без Сергиев Посад шәһәрендә. Татар милли бәйрәме Сабантуй Россия халкының берләшүенә һәм хөрмәтле мөнәсәбәттә булуларына ярдәм итә. Бу безнең бердәмлекне, дуслыкны безне уртак тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм йолалар бәйли торган нык элемтәләрне күрсәтү өчен тагын бер сәбәп”, - диде ТР Лаеш районы башлыгы.

Милләтләр эшләре советы рәисе, Мәскәү өлкәсенең сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хаймурзина Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевның татар милли бәйрәме Сабантуй белән котлавын укыды.

Илдар Мөхәммәтьяров сүзләре буенча, Мәскәүнең өлкә Сабантуе инде 18нче тапкыр үткәрелә һәм яхшы гадәткә әйләнде. Ул шулай ук Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясенә, Лаеш һәм Сергиев-Посад районнарына бәйрәм үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

Лаеш районы Сабантуйда татар утары оештырды. Югары дәрәҗәле кунаклар лаешлы җитештерүчеләр һәм халык һөнәрчеләре осталары продукциясе күргәзмәсе экспозициясен карадылар, шулай ук халык уеннарында катнаштылар. Мәсәлән, Сергиев-Посад районы башлыгы урынбасары Дмитрий Акулов һәм Россия халыклар ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев күзләре бәйләнгән килеш чүлмәк ваттылар. Сабантуйның төп сәхнәсендә үзешчән сәнгать артистлары һәм “Сәйдәш” бию ансамбле Мәскәү асты халкына һәм кунакларга матур концерт күрсәттеләр. Сергиев Посад шәһәренең «Скитские пруды» паркында теләге булган һәркем милли спорт уеннарында катнаша алды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International