Лаешта җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе – 2018” бөтенроссия ярышлары төгәлләнде

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәре яр буенда гадәттәге VI “Кама диңгезе – 2018” җилкәнле регата ябылу тантанасы булды. Җиңүчеләрне һәм турнир призерларын район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, ТРның җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Вадим Трофимов һәм башкалар бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, “Кама диңгезе - 2018” ярышлары 14-18 июльдә Кама акваториясендә үтте. Анда катнашу өчен Лаешка Тольятти, Түбән Новгород, Башкортостаннан, Пермь краеннан, Чиләбе өлкәсе, Ярослав өлкәсеннән, шулай ук Татарстанның төрле шәһәрләреннән 154 яхтсмен килде.

Киләсе елда “Кама диңгезе”нең дәрәҗәсе тагын да үсәчәк. Ярышларның Лаеш этабы 2019 елның җилкәнле спортның милли лигасы календарена кертелгән.

Анда тагын шул билгеле булды: Лаеш шәһәрендә җилкәнле спортның республика үзәге булдырылачак. Бу турыда район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International