Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

 

Отчет чорда башкарылган эшләр турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Олег Емелин чыгыш ясадылар. Михаил Афанасьев чүп чыгару мәсьәләсенең бүгенге көндә бик мөһим булуын билгеләде.

“Эшлекле дүшәмбедә” яңа җитәкчене котлау һәм билгеләү булды. Шулай итеп районның дин башлыгы Федор атакай бүген туган көнен билгеләп үтә. Михаил Афанасьев аны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм аңа нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, игелек, дин эшләрендә уңышлар теләде.

«Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту (ДОСААФ) Республики Татарстан» төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасының Лаеш җирле оешмасы рәисе итеп Искәндәр Каппель билгеләнде. Коллегаларына аны район башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим итте.

Киңәшмәнең икенче бүлеге авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, аның барышында шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.

ТР Лаеш район матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International