Лаешка “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерергә Чулпан Хаматова белән Россия киносы йолдызлары да киләчәк.

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

«Зөләйха күзләрен ача” сериалының төп геройлары кастингы тәмамләнды. Ул Лаеш шәһәрендә төшереләчәк. Моның өчен Кама яры буенда гигант декорацияләр – тарихи Семрук поселениесе төзелде. Төп рольне уйнаячак Чулпан Хаматовадан тыш проектта Сергей Маковецкий («Жмурки» һәм «Брат 2»), Елена Шевченко(«Сирота Казанская» һәм «День выборов»), Александр Баширов («Игла», «Груз 200», «Даун Хаус»), Юлия Пересильд («Герой», «Битва за Севастополь») һәм Роман Мадянов («Левиафан», «Легенда №17») та катнашачак.

Сюжет нигезенә Гүзәл Яхинаның шул исемдәге китабында сурәтләнгән тарих салынган.

Лаеш шәһәрендә (тарихи Семрук авылы) 11 сентябрьдә башлана. Сериалны “Русское” кинокомпаниясе төшерә, аны “Россия 1” телеканалында күрсәтәчәкләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International