Лаеш районы мәшгульлек үзәге 2018 елның беренче ярты еллыгы өчен эш йомгаклары буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча рейтингта республикада беренче урынны алды. Үзәк түбәндәге күрсәткечләр буенча алда бара: үзәк хезмәте ярдәмендә гражданнарны эшкә урнаштыру – 75,2% (ТР буенча уртача күрсәткеч - 61,9%, Россия буенча – 65,6%), эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү 38,0% (ТР буенча уртача күрсәткеч - 19,9%, Россия буенча – 18,1%), эшкә урнаштырылган инвалидлар саны – 71,4% (ТР буенча уртача күрсәткеч - 56,5%, Россия буенча – 52,6%), 19-29 яшьлек гражданнарны эшкә урнаштыру өлеше – 77,9% (ТР буенча уртача күрсәткеч - 62,0%, Россия буенча – 67,9%) һәм башкалар. Мәшгульлек үзәкләре рейтингы эшнең 16 күрсәткече буенча төзелде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте