Китапханә хезмәткәрләре семинар-киңәшмәсе үтте

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

25 сентябрьдә Лаеш үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үтте. Анда 8 ай өчен эшкә нәтиҗә ясалды, эш мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар. Үзәк һәм Балалар китапханәләре хезмәткәрләре массакүләм чаралар үткәрү, китап күргәзмәләрен бизәү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Орел авылы китапханәчесе китапханәдә эшләп килүче курчак театры турында сөйләде. Семинар азагында туган көне туры килгәннәрне котладылар һәм республика конкурсларында катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International