Бүген Лаеш районына эш визиты белән туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов килде. Ул «Биосфера» үсемлекләр питомнигы территориясендә урнашкан «Биосфера-фиш» яңа балык үрчетү комплексының туристик яктан җәлеп итүен билгеләде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм проект инвесторы Владимир Малыгин озатып йөрделәр.
Карап чыгу тәмамлангач, Сергей Иванов комплексның Лаеш районының тагын бер туристик объекты булу һәм Россиянең бар төбәкләреннән һәм чит илләрдән туристлар җәлеп итү мөмкинлеген билгеләде. Питомник территориясе туристик юнәлешне алга таба да үстерергә мөмкинлек бирә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте