Монполиягә каршы хезмәт вәкилләре Лаеш районында булдылар

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Бүген Лаеш районына эш визиты белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең (УФАС) Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин озатып йөрде.

Гражданнар һәм эшмәкәрләр өчен район Советының кече залында кабул итү оештырылды, аның барышында һәркем монополиягә каршы хезмәткә үзләрен борчыган сорауларны бирә, Идарә йогынтысы өлкәсендә булган аңлашылмаган моментларны аныклый алды.

Кабул итү кысаларында яңгыраган барлык сорауларга җитәкче урынбасары җаваплар һәм аңлатмалар бирде.

Гражданнар кабул итү алдыннан УФАС җитәкчесе урынбасары “Сокуры” сәнәгать паркында булды, анда җитештерү мәйданчыклары белән танышты һәм резидентлар белән аралашты.

Монна тыш, Гүзәл Шәфигуллина мәктәптә ачык дәрес үткәрде, анда укучыларга монополиягә каршы органнар эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләүче видеороликлар күрсәттеләр. Татарстан УФАСы җитәкчесе урынбасары белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев очрашты. Алар ведомство һәм муниципалитетның нәтиҗәле хезмәттәшлегенә кагылган сораулар турында фикер алыштылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International