Янгын турында хәбәр итүче приборлар буенча эш

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм Лаеш муниципаль районының 118 нче янгынга каршы часте белән берлектә күп балалы гаиләләргә һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче приборларның эшкә сәләтлелеген тикшерү буенча рейд үткәрделәр.

Эш барышында 21 гаиләдә приборларның батарейкалары алыштырылды һәм 6 гаиләгә район бюджеты исәбенә янгын турында хәбәр итүче яңа приборлар урнаштырылды.

Шулай ук һәр гаилә белән янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрелде, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды. Әлеге юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International